news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле коронавирус белән авырган кешеләргә көздән дә иртәрәк прививка ясатмаска киңәш итә.

Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» препаратларын кадаткан очракта, инфекция йоктыру куркынычы юк.

Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

Ул аңлатып үткәнчә, күпләрне вирусны организмга кертү факты куркыта, әмма теләсә нинди вакцинация сәламәт кеше организмына нинди дә булса вирус кертүне күздә тота.

«Аларда (сүз коронавируска каршы Россиядә ясалган вакциналар хакында бара — Т-и иск.) тере вирус юк. Әгәр организмга көчсезләндерелгән вирусны кертү хакында сүз бара икән, авыруның җиңелчә узу процессы модельләштерелә», - диде Горелов һәм антитәнчекләр эшләп чыгарганда кешенең температурасы күтәрелергә мөмкин икәнлеген әйтте.

Аның сүзләренчә, көчсезләндерелгән вирус Чумаков исемендәге үзәк белгечләре ясаган «КовиВак» вакцинасында бар. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр кеше инде коронавирус белән авырган, әмма иммунитеты түбәнәйгән икән, «Чумаков исемендәге үзәкнең көчсезләндерелгән тере вакцинасын кадату яхшырак булачак», чөнки ул антитәнчекләр эшләп чыгару өчен вирус антигеннарының тулы җыелмасын бирә. Шулай да Горелов коронавирус белән инде авырган кешеләргә көздән дә иртәрәк прививка ясатмаска киңәш итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100