news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар организмдагы майны тиз яндырырга сәләтле продуктларны атады

Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, дип киңәш итә диетолог.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Испаниядән табиб-диетологлар Гильермо Гомес Вера һәм Нурия Монфульеда артык майны ташлау һәм мускул массасын җыю өчен нинди азык-төлек кулланырга кирәклеген сөйләде. Тикшеренү нәтиҗәләрен La Vanguardia басмасына сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» бастырып чыгарды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Гомес Вера сүзләренчә, күнекмәләр һәм туклану планын ике фазага бүлү мөһим. Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, диде диетолог.

Мондый планда тренировкалар өчен туклану нигезен аксымга бай продуктлар: йомырка, тавык яки тофу (вегетарианнар өчен) тәшкил итәргә тиеш. Тренировкалар алдыннан табиблар банан, ә аннан соң шикәрсез натураль йогурт кулланырга киңәш итте.

Моннан тыш, тунец, авокадо һәм кузаклылар кебек продуктлар әлеге диетада үзеңне формага китерергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100