Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр гаджетларның балалар һәм яшүсмерләр йокысына йогынтысы турында сөйләде
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең кич һәм төнлә гаджетлардан файдалануы белән начар йокы арасында элемтә бар.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Галимнәр гаджетларның балалар һәм яшүсмерләр йокысына йогынты ясавы турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Яшүсмерләрнең 50дән 90 процентына кадәре яткач йокыга китә алмый. Аларның барысы да диярлек йоклар алдыннан гаджетлардан файдалана. Бу гадәти хәл. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең кич һәм төнлә гаджетлардан файдалануы белән начар йокы арасында элемтә бар. Бу хакта «Российская газета»га психология фәннәре кандидаты, МДУ психология факультетының нейро-һәм патопсихология кафедрасы доценты Елена Рассказова аңлатты.
Галим аңлатуынча, гаджетларның ачык экраны нерв системасын киеренкелеккә китерә. Шуңа күрә йокы бозыла һәм яшүсмер башка вакытта йоклаячак. «Көн һәм төн циклларының мондый өзеклеге файдага түгел», - диде Елена Рассказова.
Яшүсмерләр өчен уртача йокы нормасы - 9 сәгать, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен - 10 сәгать. Белгеч фикеренчә, йоклап китү вакыты йокыдан торгандагыга караганда мөһимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз