Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фазлыева ковидтан вакцинация узган гражданнарга түләү идеясен шәрехләде
Вакцинация өчен кешеләрдән беркем дә акча алмый, аның өчен түләү дөрес түгел, диде ул.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминга «Интервью без галстука» тапшыруы өчен биргән әңгәмәсендә гражданнарга коронавирустан вакцинация өчен түләүләр идеясе уңаеннан үз фикерен әйтте.
«Бу бик үк дөрес түгел. Һәркем үзе карар кабул итәргә тиеш», — диде программа кунагы.
Аның сүзләренчә, стимуллаштыручы чаралар коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы киңәшмәләрендә тикшерелгән, әмма кабул ителмәгән.
«Вакцинация акча белән сатып алынмады. Хөкүмәт тарафыннан да, оперштаб белән дә уртак карар кабул ителде, акча түләп ясаттыру дөрес булмаячак (…). Вакцинация — Россия Федерациясе халкына бушлай тәкъдим ителә торган хезмәт. Вакцинация өчен кешеләрдән беркем дә акча алмый, аның өчен түләү дөрес түгел», — дип йомгаклады Фазлыева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз