news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән. Шулай итеп,барлыгы — 12 мең 680 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 8 695 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot