news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 79,3 миллионнан артып киткән

Җир шартында COVID-19 белән бәйле авырулардан барлыгы 1 742 271 кеше һәлак булган, 54 миллионнан артык пациент терелгән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны пандемия башланганнан алып 79 368 142 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Американың Джонс Хопкинс университеты китергән мәгълүматларга сылтама белән хәбәр итә.

Җир шартында COVID-19 белән бәйле авырулардан барлыгы 1 742 271 кеше һәлак булган, 54 миллионнан артык пациент терелгән.

АКШ, Һиндстан һәм Бразилиядә коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5 миллионнан артып киткән.

Әлеге инфекцияне эләктергән һәм аннан һәлак булучылар саны буенча Америка Кушма Штатлары әйдәп бара. Анда коронавирусны 18 650 454 кеше йоктырган, 329 023 кеше һәлак булган, 10 миллионнан артык пациент терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot