news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 251 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 36 808 очрагы расланган.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 251 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«90 кеше хастаханәгә озатылган, 158 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 167, Чаллыда — 18, Яшел Үзән районында 14 очрак ачыкланган. Инфекция йоктыручылар республиканың 23 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 36 808 очрагы расланган, 30 416 кеше (300 пациент — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 978 471 кеше (шуларның 17 530ы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 486 548 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100