news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йоклар алдыннан тыңлау өчен татар телендә аутотренинг яздыралар

«Татар телендә сөйләшеп, аңлашып яшәгәннәр өчен бу икеләтә көчле аутотренинг булачак», — ди психолог.

Йоклар алдыннан тыңлау өчен татар телендә аутотренинг яздыралар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Идел» журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Медитацияне татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк. Бу турыда «Идел» журналы хәбәр итте.

Яшүсмерләр белән эшли торган психолог, шәхси үсеш тренеры Илдар Гәрәев сүзләренчә, күпчелек психологик проблемаларның тамыры балачакта «качып ята». «Шуңа да татар теле мисалында алсак, хәзерге вакытта туган телендә аралашмаган татарларга да татар телендәге медитация тәэсир итми калмаячак. Ул аларның балачак теле бит. Ә хәзер дә татар телендә сөйләшеп, аңлашып яшәгәннәр өчен бу икеләтә көчле аутотренинг булачак», — ди ул.

«Туган телдә медитация психология өчен аерым, зур урынны алып торган балачакны кире күңелдә торгызырга ярдәм итә. Шуңа анда дәвалау көче дә булырга мөмкин», — дип аңлатты Илдар Гәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100