news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакцина ясатканнан соң коронавирусның ничек узуы билгеле

Прививка инфекциядән тулысынча сакламый, әмма авыруның җиңел узуын тәэмин итә, ди белгеч.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Вакцинация кешене коронавирустан тулысынча сакламый, әмма ковидны җиңел формада уздырырга ярдәм итә. Бу хакта инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән РИА Новости яза.  

«Вакцинация иммунитет көрәшкә әзер булсын өчен ясала», — дип аңлатты белгеч.

Шулай итеп Евгений Тимаков Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың вакцина коронавирус йоктырудан изоляцияләми, әмма авыруның катлаулы формасыннан һәм үлем куркынычыннан саклый дигән фикеренә җавап бирде.

Табиб сүзләренчә, вакцина ясаткан кешедә вирус процессы башлануның икенче көнендә үк актив иммунитет барлыкка килә.

«Кеше инфекцияне җиңел, симптомсыз формада, өйдә генә утырып, сәламәтлеге турында кайгырмый һәм артык дарулар кабул итми генә уздырачак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100