news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне озайту турында карар имзаланды.

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.

Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.

Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 76 яңа очрагы ачыклануын хәбәр иткән иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100