news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мясников коронавирус эпидемиясенең яңа дулкынын фаразлады

Табиб сүзләренчә, тиздән өч-дүрт «тыныч» ай булачак, аларны киләсе эпидемиягә әзерлек өчен дөрес итеп файдаланырга кирәк.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников Владимир Соловьев белән «Тулы контакт» тамашасы эфирында коронавирус эпидемиясенең киләчәктәге яңа «пик»лары турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Сез гади нәрсәне аңлагыз, киләсе көз, ә бәлки май аенда ук, чираттагы дулкыннар булачак. Без бу вакыт эчендә миллионлаган кешеләрне вакциналаштырырга өлгермәячәкбез <…> киләсе ел дәвамында безгә бу „пик“лар белән яшәргә туры киләчәк <…> моңа әзерләнергә кирәк», — дип саный белгеч.

Мясников сүзләренчә, тиздән өч-дүрт «тыныч» ай булачак, аларны киләсе эпидемиягә әзерлек өчен дөрес итеп файдаланырга кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot