news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелүен фаразлады

Бу хәл декабрь аена туры килергә мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны күтәрелү вакыты декабрь аена туры килергә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына вирусология профессоры Александр Чепурнов сөйләде.

Белгеч искәрткәнчә, 2020 елның көзендә һәм кышында вирусның "иң кызган чагы" булган. Шуңа да карамастан, хәл кабатланмаска мөмкин, бу вакыйгалар үсешенең фаразланган сценарийларының берсе генә.

«Без дулкынның иң биек ноктасына инде бер атнадан ук ирешә алабыз, ә аннары кимү башланачак, ә бәлки юк. Узган елгы хәл белән чагыштыру булганга, ул нәкъ шулай булачак дигән сүз түгел әле», - диде Чепурнов.

Аның сүзләренчә, көн саен зарарланучылар саны 40 мең кешегә кадәр җитәрме-юкмы - «барысы да “пик”ның кайда булуына», шулай ук россиялеләрнең вакцина ясатуына бәйле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100