news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 167 кеше коронавирус йоктырган

2021 елның 25 октябренә булган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның рәсми рәвештә 29 707 очрагы расланган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының яңа очраклары рекордлы санда теркәлгән — 167 кеше чир йоктырган. Ике очракта авыру читтән кертелгән, зарарланучыларның калганнары чирне элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Утыз тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 128е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 104 кеше чир йоктырган. Чаллыда авыруның 19 очрагы билгеләнгән, ә Түбән Кама районында — тугыз. Инфекция алучылар республиканың 16 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 25 октябренә булган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 29 707 очрагы расланган. Татарстанның 24 636 кешесе, шул исәптән 25е узган тәүлектә, савыккан.

Гомумән алганда, Татарстанда 1 426 700 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Вакцинацияләнүчеләр санының көнлек артуы 31 300 тәшкил итте. Шул ук вакытта 1 008 592 кеше вакцинаның ике дозасын да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100