news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен акча өч тапкыр арттырыла

Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен чыгымнар күләме өч тапкыр арттырыла.

«2022 елда пациентлар тернәкләндерүне сырхауханәләрдә уза алачак. Комплексы тернәкләндерү 18 мең сум торачак», — диде Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова Дәүләт Советының 26 нчы утырышында.

Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла. «Ковид йоктырган пациентларның стационар шартларда һәм өйдә дәваланганы өчен түләү федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары хисабына гамәлгә ашыралачак», — диде.

Ул ковид кичергән пациентларның сәламәтлеген тикшерү өчен быел резерв фонды хисабыннан РФ Хөкүмәте 72 млн сум бүлеп биргәнен әйтте. Киләсе елда тирәнтен диспансеризация өчен өч тапкыр күбрәк — 231 млн сум бүлеп биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100