news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Covid-19 пандемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте

Коронавирустан терелгән пациентларның саны арта, димәк, аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр дә күбәя.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять 2021 елның җәендә тотрыклы төс алырга мөмкин. Н.Ф.Гамалея үзәге вирусологы, профессор Виктор Зуев шундый фаразы белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Июль аенда вазгыять сизелерлек яхшырыр дип уйлыйм», - диде белгеч.

Аның сүзләренчә, пневмотроп вируслар (моңа SARS-Cov-2 дә керә) өчен җылы һава торышы уңайлы мохит түгел. Моннан тыш, битлек режимын катгыйландыру, шулай ук вакцинация ясау да санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуны тизләтә алачак, дип саный Зуев.

Коронавирустан терелгән пациентларның саны арта, димәк, аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр дә күбәя.

«Вирус өчен тупикка китерә торган вазгыять формалашсын өчен аңа каршы иммунитет барлыкка килгән кешеләр саны 60 процентка җитәргә тиеш», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100