news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 710 очрагы ачыкланган

Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 43 миллионга якынлашып килә, аларның ким дигәндә 1,14 миллионы вафат булган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең 84 төбәгендә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 710 очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта белдерүләренчә, аларның чирегендә (26,7 процент, 4 456 кеше) симптомнар юк.

Кичә коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 521 очрагы турында хәбәр ителгән иде. 23 октябрьдә исә Россиядә тәүлеклек рекордлы үсеш (бер тәүлек эчендә әлеге чирне эләктергән кешеләр саны 17 меңнән артып китте) теркәлде.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә - 4455 (бер көн элек – 4453), Санкт-Петербургта – 709 (703) һәм Мәскәү өлкәсендә – 491 (480) ачыкланган. Чукот автономияле округында исә чир йоктыручылар бөтенләй артмаган, ә иң түбән темп (0,4 процент) Чечня Республикасында күзәтелгән.

229 кеше (кичә – 296) вафат булган. 7 704 пациентны (11 567) хастаханәдән чыгарганнар. Эпидемия башланганнан алып илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1 513 877 очрагы теркәлгән. 26 050 кеше үлгән, 1 138 522 пациент терелгән. Үсеш темпы 1,1 процент тәшкил итә.

Джонс Хопкинс Университеты исәпләүләре буенча, дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 43 миллионга якынлашып килә, аларның ким дигәндә 1,14 миллионы вафат булган. Инфекциянең таралышы ягыннан АКШ (эпидемия башланганнан алып бу илдә 8,6 миллион кеше әлеге чирне эләктергән), Һиндстан (7,9 миллион) һәм Бразилия (5,4 миллион) әйдәп бара. Россия – дүртенче баскычта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100