news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Онищенко 2021 ел башында коронавирус пандемиясенең чигенәчәген фаразлады

Һәр кеше эпидемиологиягә каршы чараларны төгәл үтәгән очракта бу иртәрәк тә булырга мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны быелның ахыры – киләсе ел башында кими башларга, ә һәр кеше эпидемиологиягә каршы чараларны төгәл үтәгән очракта бу иртәрәк тә булырга мөмкин. Россиянең элеккеге баш санитар табибы, РФ Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко шундый фикерләре белән уртаклашты.

«Әгәр үзебезгә карата белдерелгән барлык таләпләрне дә үтәсәк, ул чагында без чирне бик кыска вакыт эчендә җиңә алачакбыз: чир йогудан туктый, барлык авырулар да терелә һәм вәссәлам», - диде Онищенко.

Ул билгеләп үткәнчә, теләсә нинди грипп инфекциясе 7-9 атна дәвам итә: ул ике атна көчәя, ике-өч атна югары дәрәҗәдә саклана, аннары кими башлый. «Әгәр шуннан чыгып фикер йөртсәк, гриппның инкубация чоры – җиде, коронавирус инфекциясенең - 14 көн. Бу санны икегә тапкырлаган очракта да, коронавирусның грипп кебек үк йогышлы түгел икәнлеген искәртергә кирәк. Димәк, инфекциянең 14-18 ай, ягъни өч айдан (ноябрь, декабрь, гыйнвар) соң чигенә башлаячагын фаразларга мөмкин», - диде Онищенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100