news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч картаюны акрынайтуның гап-гади алымын атады

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников яңа тел өйрәнергә яки катлаулы физик күнегүләр ясап карарга киңәш итте.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында организмга картаймаска ярдәм итә торган нәтиҗәле алымны атады. Аның сүзләренчә, моның өчен даими рәвештә нинди дә булса яңа әйбергә өйрәнергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, яңа белемнәр үзләштерү баш мие нейроннарының яңаруын стимуллаштыра һәм организмның таушалу срогын кичектерә.

Мясников яңа тел өйрәнергә яки катлаулы физик күнегүләр ясап карарга киңәш итте.

«Иҗат итегез, үзегезне икенче өлкәдә сынап карагыз, нинди дә булса яңа әйбер өйрәнегез! Картаймас өчен үзгәрешләрдән курыкмагыз», - дип сүзен йомгаклады табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100