news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистларга ковидтан вакцинаны өстенлекле тәртиптә ясарга тәкъдим иттеләр

Масс-медиа вәкилләренең идеясен Дәүләт Думасы депутаты Евгений Ревенко хуплады, ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкога хат әзерли.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Журналистлар үзләрен куркыныч төркеменә кертүне һәм яңа коронавирустан вакцина ясауны өстенлекле тәртиптә уздыруны сорый. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Масс-медиа хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре яки укытучылар кебек үк көн саен үзләрен куркыныч астына куярга мәҗбүр. Россия журналистларын ковидтан ирекле вакцинация ясау мөмкинлеге бирелә торган өстенлекле һөнәрләр исемлегенә кертү максатка ярашлы дип саныйм», — диелә Дәүләт Думасы депутаты Евгений Ревенкога журналистлар мөрәҗәгатендә.

Ул масс-медиа вәкилләренең фикерен хуплады һәм дүшәмбе, 28 сентябрьдә, тиешле хатны Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә җибәрергә әзер булуын белдерде.

Пандемиянең беренче дулкыны вакытында журналистлар «кызыл зоналарда» һәм иҗтимагый объектларда булды. Алар һөнәре буенча кеше күп җыелган урыннарда эшләргә һәм әңгәмәдәшләре белән даими аралашырга мәҗбүр була, диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлегә Covid-19 авыруыннан вакцинацияләүнең өстенлекле төркеменә медидицина хезмәткәрләре һәм укытучылар, социаль яклау һәм җәмәгать транспорты, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, шулай ук полиция хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар кергән. Беренче булып коронавирустан прививканы табибларга ясарга планлаштыралар. Вакцинация ирекле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100