news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Д витаминының коронавируска каршы торуда ярдәме турында әйтте

Белгеч сүзләренчә, профилактика максатыннан Д витаминын көненә мең берәмлектән артык кулланмаска кирәк.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Д витаминын профилактик максаттан аз күләмдә табиб киңәшләреннән башка кулланырга мөмкин, тик аның коронавирустан сакланырга ярдәм итүе турында әйтүе әлегә авыр. Бу хакта вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Гамалеи исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург «РИА Новости»га коронавирус йоктырган кешеләр саны артуның бер сәбәбен атаган иде. Ул — көзге чорда Д витамины җитмәү.

«Моның төгәллеге ачыкланмаган, әмма мондый караш бар. Һәм күп кеше профилактика максатыннан D витаминын куллана. Аның ярдәм итүе турында төгәл әйтүе кыен, тик аннан зыян булмаячак», — диде Альтштейн.

Белгеч сүзләренә караганда, Д витаминын аз күләмдә табиб киңәшеннән башка кулланырга ярый.

«Көненә мең берәмлектән артык кулланмаска. Капсулалар гадәттә мең берәмлектән тора. Хәзерге вакытта көненә бер капсуланы кулланырга мөмкин», — дип киңәш итте Альтштейн.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100