news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 7112 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланган
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7112 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә республикада 25 яңа очрак теркәлде», — диде ул.

Баш санитар табиб сүзләренә караганда, республикада коронавируска барлыгы 720 309 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 658 граждан медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 20 кешенең Covid-19 авыруыннан дәвалануы турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100