news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб көзге арыганлык һәм йокы килүдән котылу чарасын әйтте

Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Табиб Татарстан халкына көзге арыганлыктан һәм йокы килүдән ничек котылырга кирәклеген аңлатты.

Көз җитү белән кешеләр еш кына йокы килүгә һәм арыганлыкка зарланалар. Моның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында Татарстан халкына, туры эфир вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова сөйләде.

«Бу — яктылык җитмәү белән бәйле. Яктылыкка дефицит булганда, организмда мелатонин эшкәртелеп чыгара башлый. Ул йокыны китерә. Максималь рәвештә эш өчен уңайлы шартлар, якты ут булдырырга һәм эш өстәлен кояш төшәрлек итеп куярга тырышырга кирәк. Өйдә булганда пәрдәләрне кормаска кирәк», — диде табиб. 

Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.

Люция Фейсханова сүзләренчә, үзең утырган бүлмәне җилләтү дә бик мөһим. Көзен һәм кышын кешеләр тәрәзәләрне сирәгрәк ача, шуның аркасында кислород кими. Бу үз чиратында арыганлыкка һәм йокы килүгә китерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100