news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб баланы мәктәпкә ничек дөрес әзерләргә кирәклеге турында сөйләде

Белгеч бала укырга теләп барсын өчен каникулларның соңгы көннәрен актив үткәрергә киңәш итте.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бала яңа уку елын кыенлыксыз башласын өчен, аның туклану режимын һәм көнен көйләргә, яхшыга өметләндерергә кирәк. Бу хакта туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова сөйләде.

«Мәктәпнекенә якын режим төзергә кирәк. Әгәр бала йокларга соң ята икән, 1 сентябрьгә әкрен генә бала бераз иртәрәк ятарлык, шулай ук бераз иртәрәк торырырлык итеп эшләргә кирәк. Ә кичә 12 сәгатьтә йокладың һәм иртәнге тугызда тордың түгел, бүген тугызда ятасың, ә җидедә торасың. Бу эшне акрынлап эшләргә кирәк, бу тискәре мөнәсәбәт булмасын өчен кирәк», — диде белгеч.

Әгәр баланың мәктәпкә барырга теләге булмаса, матур канцелярия предметларын бергәләп сатып алу ярдәм итәргә мөмкин. Ул үзенә дәфтәр, көндәлек һәм рюкзак сайласын.

Фейсханова сүзләренчә, беренче сыйныф укучыларының һәм беренче курс укучыларының уку йортына килү теләге белән проблемалары булырга тиеш түгел, чөнки алар өчен бу өйрәнелмәгән һәм кызыклы урын.

«Мин тагын туклану режимын җайга салырга киңәш итәр идем, чөнки әгәр бала еш кына зарарлы ризык ашаса, углевод булса, ул йокымсырауга китерәчәк. Бу чорны яхшы темпта башлау өчен, акцентны аксымлы ризыкка ясау яхшырак», — дип өстәде белгеч.

Моннан тыш, табиб баланың җәй турында җылы хатирәләре калсын, ул мәктәпкә яки институтка җәйне юкка уздырмау хисләре белән барсын өчен каникулларның соңгы көннәрен актив үткәрергә киңәш итте, 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100