news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган

9 кешене хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 30 кешенең тугызын хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр авыручылар юк. 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 12 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 4 кеше; 70-80 яшь — 4 кеше. 

Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган.

Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot