Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Россия төбәкләре арасында Covid-19 үсешенең иң акрын темпы теркәлгән
«Тәүлек эчендә үсеш темплары түбән булган субъектлар: Орел өлкәсе (0,21 процент), Татарстан (0,22 процент), Мәскәү (0,23 процент)», - диелә оператив штаб хәбәрендә.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстанда коронавирус очракларының тәүлеклек үсешенең иң түбән темпы теркәлгән. Бу хакта Covid-19 коронавирусы таралышына каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Тәүлек эчендә үсеш темплары түбән булган субъектлар: Орел өлкәсе (0,21 процент), Татарстан Республикасы (0,22 процент), Мәскәү (0,23 процент)», — диелә хәбәрдә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә инфекция йоктыруның 24 072 очрагы ачыкланган. Үсеш темпы 0,39 процент тәшкил итә. Илдә пандемия башланганнан бирле авыруларның гомуми саны 6 126 541гә җиткән.
«Узган тәүлектә 18 678 кеше сәламәтләнеп хастаханәдән чыккан», — дип хәбәр итә оператив штаб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз