news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның интеллект дәрәҗәсен киметү сәләте расланган

Экспериментта 81 337 кеше катнаша, шуларның 12 689ы коронавирусны төрле авырлыкта кичергән.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бөекбритания галимнәре коронавирус акыл дәрәҗәсен киметә, дип расладылар. Лондонның Империя көллияте һәм Кембридж университеты галимнәре коронавирус белән авырып киткән кешеләрнең интеллект дәрәҗәсенең сизелерлек кимүен ачыклаган. Тикшерү The Lancet журналында басылган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Экспериментта 81 337 кеше катнаша, шуларның 12 689ы коронавирусны төрле авырлыкта кичергән. Тест когнитив мөмкинлекләр аспектларын билгеләүне максат итеп куйган. Нәтиҗәдә, авыручыларның күбесендә, шул исәптән җиңел формада уздыручыларның да, биремнәрне үтәү белән бәйле проблемалар вирус белән очрашмаган кешеләргә караганда ешрак килеп чыккан. 

Иң кыены аргументлау һәм планлаштыру күнекмәләрен таләп итә торган бурычларны хәл иткәндә булган. Моннан тыш, нәтиҗәләр авыру озакка сузылганда коронавирусның беренче күренгән симптомнарын, аерым алганда, “баш томанлану”, игътибар туплау һәм сүзләр табу белән бәйле проблемаларны раслады.

Когнитив зыян килүнең җитдилеге өлешчә авыруның авыр дәрәҗәсе белән бәйле була. Әйтик, үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырырга кирәк булган пациентларның кыенлыклары аеруча зур: аларның интеллект коэффициенты җиде пунктка төшкән. Инсульт кичергән һәм алга таба нәрсәгә дә булса өйрәнә алмаган кешеләрдә дә мондый хәл күзәтелмәгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100