news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның авыр узуының яңа сәбәбен тапты

Борын һәм тамактагы эпителий күзәнәкләренең SARS-CoV-2 белән зарарланганда җитди үзгәрешләргә дучар булуы ачыкланган.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бостон балалар хастаханәсе белгечләре Массачусетс технологик институты һәм Миссисипи университетының медицина үзәге тикшеренүчеләре белән бергә йоткылык өстендәге анализлар буенча Covid-19 коронавирусының авыр узуын фаразларга мөмкинлек бирә торган яңа ысулны тапканнар.

РИА Новости Cell журналындагы мәкаләгә сылтама белән хәбәр иткәнчә, галимнәр коронавирус белән авыручы 35 кеше борыныннан алынган анализларны өйрәнгән. Борын һәм тамактагы эпителий күзәнәкләренең SARS-CoV-2 белән зарарланганда җитди үзгәрешләргә дучар булуы ачыкланган.

Җиңел һәм уртача авырганда пациентларның эпителиаль күзәнәкләрендә вирусларга каршы көрәш өчен җавап бирә торган геннар активлаша.

Әмма чир авыр узганда авыручы пациентларның вируска каршы реакцияләре зәгыйфь булып чыккан, чөнки эпителий күзәнәкләренең интерферонга реакциясе начар булган. Анализларда ялкынсыну реакциясен көчәйтә торган макрофагларның һәм башка иммун күзәнәкләрнең күп булуы күзәтелгән.

Эш авторларының берсе, Хосе Ордовас-Монтаньес, интерферонга көчсезләнгән реакция авыруларны коронавируска да, башка патогеннарга да ныграк бирешә торган итә, дип аңлатты. Хәзер тикшеренүчеләр моның сәбәбен ачыклый һәм әлеге эффектны спрей яки дару тамчылары ярдәмендә киметеп булмасмы, дип өйрәнә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100