news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында көзгә коронавирус вазгыятен фаразладылар

Ведомствоның баш инфекционисты сүзләренчә, илдә Covid-19 авыруы очраклары бераз артырга мөмкин.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе вазгыяте буенча көзгә фараз ясадылар. Бу хакта министрлыкның баш инфекционисты Владимир Чулановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, ведомствода Covid-19 авырулары артуы көтелми, әмма күрсәткечнең берникадәр артуы ихтимал. Көз мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында коллективлар формалашканда, һава-тамчы инфекцияләре таралу өчен шартлар барлыкка килә.

Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренчә, коронавирус сәбәпле, кертелгән чикләүләрне ил хакимияте 2021 елның февраленә гамәлдән чыгарырга планлаштыра. Күмәк иммунитетка ирешү гадәти тормышка яңадан кайту шарты булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot