news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә йөкле хатын-кызларга «Спутник V» вакцинасын ясатырга рөхсәт иттеләр

Экспертлар берләшмәсе йөкле хатын-кызларга «Спутник V» вакцинасын куллану өчен каршы күрсәтмәләрне бетерде.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызларга «Спутник V» вакцинасын ясатырга рөхсәт итте.

Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы президиумында ведомство башлыгы Михаил Мурашко әйтте, дип яза Интерфакс.

«Эксперт берләшмәсе тарафыннан йөкле хатын-кызларга „ГамКовидВак“ („Спутник V“) вакцинасын куллану өчен каршы күрсәтмәләрне бетерү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, коронвавирус инфекциясенең катлаулы формасы белән авыру куркынычы булганда йөкле хатын-кызларга вакцина ясату мөмкинлеге барлыкка килде», — диде министр.

Элегрәк «Татар-информ» йөкле хатын-кызларда коронавирусның ничек узуы турында язган иде, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы вакциналарның хатын-кызлар сәламәтлегенә йогынтысы турында мифларны юкка чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100