news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү белгечләре: Антитәнчекләр күп булса да ковидтан прививка ясатырга ярый

Белгечләр вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест ясап торырга да киңәш итми.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Антитәнчекләр саны күп булу коронавирустан вакцина ясатмау өчен күрсәтмә була алмый. Бу хакта Мәскәүнең коронавирус вазгыятен контрольдә тоту һәм тикшерү буенча оператив штабы хәбәр итте дип яза РИА Новости.

«Вакцинация ясату өчен чикләүне билгеле торган медицина күрсәтмәләре исемлегендә антитәнчекләр күрсәткече юк. Моннан тыш, хәзер кешедә иммунитет булдыру өчен җитәрлек антитәнчекләр күләмен исәпләүнең бердәм алымы, шулай ук антитәнчекләрнең вирусның мутацияләнгән штаммнарына яраклашу эффективлыгын һәм тизлеген бәяли торган система да юк», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук оперштабта вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест ясатырга киңәш итмиләр.

«Башка төрле прививкалар һәм ковидтан вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләргә тест ясау киңәш ителми һәм мәҗбүри түгел. Прививка ясатканчы табиб стандарт тикшерү уздыра, махсус тикшеренүләр кирәкми», — диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100