news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктырырга мөмкин булган иң куркыныч урын билгеле

Ковид белән зарарлану өчен кешегә битлексез автобуска керү дә җитә.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырырга мөмкин булган иң куркыныч урын - ул җәмәгать транспорты. Бу хакта Мәскәүнең элеккеге баш санитар табибы Николай Малышев белдерде.

Аның сүзләренчә, «ковид» белән зарарлану өчен кешегә битлексез автобуска керү дә җитә. «Күпләрнең битлекләре муенына тагылган яки иягендә. Шул ук вакытта транспортта халык бер-берсенә бик якын тора», — дип аңлатты Малышев. Бу хакта «Труд» хәбәр итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының баш фәнни хезмәткәре Сумья Сваминатан, «дельта плюс» дип аталучы Һинд вирусы штаммы, Уханьда эпидемия китереп чыгарган вируска караганда, ике тапкырга тизрәк йога.

Коронавирусның яңа штаммы Б.1. 617 — Һиндстанда быел март ахырында табылган. Һиндстан хакимияте аның артык зарарлы булуы белән аерылып торуын белдергән. Июнь аенда галимнәр әлеге штаммның тагын бер кат мутацияләнүен ачыклаган һәм ул «дельта плюс» (Б.1.617.2.1) дигән исем алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100