news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов коронавирус йоктырган Тыва башлыгына сәламәтлек теләде

Щолбан Кара-оол хастаханә палатасыннан дин тотучыларны Ураза гаете белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов коронавирус йоктырган Тыва башлыгына сәламәтлек теләде
https://www.instagram.com/fcrostov/

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган Тыва Республикасы башлыгы Щолбан Кара-оолга сәламәтлек теләде. ТР Президенты үзенең теләкләрен Тыва башлыгының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә язган.

«Исән-сау булуыңны телим!» - дип язган Миңнеханов Щолбан Кара-оол дин тотучыларны Ураза гаете белән котлаган пост астына.

Тыва башлыгы кичә видеомөрәҗәгать яздырган, ул анда Тыва Республикасы җитәкчелегендәге берничә коллегасы белән йоктыруы хакында хәбәр итә. «Йогышлы чир бик куркыныч, баш авырта, кемнеңдер үпкәсе ялкынсынган», - дип искәрткән Щолбан Кара-оол. Аның сүзләренчә, ул әлеге инфекцияне үз кул астындагы муниципалитет башлыклары белән бергә йоктырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot