news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 буенча чикләүләрне кайчан йомшартырга мөмкин булачагы билгеле

Инфекция үлем куркынычы тудырмасын өчен, коллектив иммунитет 60-70 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Россия Фәннәр Академиясе академигы Николай Брико коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән барлык чикләүләрне кайчан алып булачагы турында сөйләде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Брико сүзләренчә, 15 майдан башлап Мәскәүдә үткәрелгән тестлар 12,5 процент кешенең генә Covid-19га иммунитет булуын күрсәткән. Чикләүләрне бетерү турында бары тик коронавирустан кешеләрнең 60-70% ы якланган очракта гына сөйләргә мөмкин булачак, дип белдерде эпидемиолог.

«Мондый күрсәткеч булганда эпидемия процессы чылбыры саклана. Шуңа күрә бу тикшеренүләр фонында бик мөһим, мондый түбән процент булганда, тәкъдим ителгән изоляция-чикләү чараларын саклап калу мөһим», — диде Брико.

Коллектив иммунитеты дәрәҗәсен вакцина ярдәмендә арттырырга мөмкин. .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100