Алабуганың Танай авылында яңа табиб амбулаториясе барлыкка киләчәк

Танай авылында амбулатория 2540 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Агымдагы елның май азагында Алабуга районы Танай авылында яңа модульле табиб амбулаториясе нигезен монтажлау башлана. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Яңа медицина учреждение республика халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә юнәлтелгән республика программасы буенча төзеләчәк.

Яңа амбулаториянең мәйданы 190 кв. метр тәшкил итәчәк. Ул 2540 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.