news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гинцбург: Россиядә пандемия ноярь аенда тәмамланырга мөмкин

Михаил Мурашко пандемия тәмамлану россиялеләр вакциналаштырылганнан соң булачак, дигән фикер белән килеште.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясенең ноябрь аенда тәмамлану ихтималы зур, дип хәбәр итте Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург «Россия 1» (ВГТРК) телеканалындагы Павел Зарубинның «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында.

«Ноябрь ае чынбарлыкка якынрак», — диде ул Зарубинның илдә пандемия тәмамлану вакыты турындагы соравына җавап биреп.

РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова шундый ук сорауга: «Традицион җавап, Павел. Без барыбыз да күмәк иммунитетка ирешкәч», диде.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай ук пандемия тәмамлану россиялеләр вакциналаштырылганнан соң булачак, дигән фикер белән килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot