Галимнәр кулдан ясалган медицина битлегенең нәтиҗәлелеген бәяләде

Төрле типтагы тукыманы, мәсәлән киҗе-мамык һәм ефәк, ике кат итеп куеп, кулдан ясалган битлекләр, аэрозоль кисәкчәләренең 80- 99 процентлап өлешен тоткарлый.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Төрле типтагы тукыманың, мәсәлән киҗе-мамык һәм ефәк тукыманың ике катламыннан торган кулдан ясалган битлекләр, аэрозоль кисәкчәләрен 80нән 99 процент өлешенә кадәр тоткарлый. Алар АКШ медицина персоналы өчен тәкъдим ителгән N95 класслы респираторлардан калышмый диярлек. Бу хакта РИА Новости АКШтагы Аргон илкүләм лабораториясе физикларларына сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр махсус аэрозоль җайланмасы ясаган. Шуның ярдәмендә төрле битлекләрне зарарлы кисәкчекләрне ничек тоткарлавын өйрәнгәннәр. Система һавада сыеклыкны һәм каты материалны тараткан, шуннан соң аны төрле материаллардан ясалган битлекләрдә тикшергәннәр.

Тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, бер катламлы битлекләр иң начар саклый. Хәер, алар аэрозольләрнең кайбер төрләрен бик яхшы тоткарлаган, әмма иң вак кисәкчекләрне үткәргән.

Тикшеренүчеләр битлекнең биткә тыгыз тиеп торуы һәм җәрәхәт ясамавы мөһим булуын әйтә. Шулай булмаган очракта аның нәтиҗәлелеге ким дигәндә ике тапкыр кимиячәк.