news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Татарстан халкының коронавирусны каян алып кайтуын әйтте

Читтән кайтучылар арасында инфекция очрагының күбесен Мәскәүдән кайтучыларда теркәгәннәр.

Белгечләр Татарстан халкының коронавирусны каян алып кайтуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 126 очрагы читтән кертелгән дип санала. Татарстанлылар авырып кайткан илләр һәм шәһәрләр исемлеген төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина җиткерде.

Covid-19 инфекцияле авыруларның иң күбе Мәскәүдән килгән, алар 60. Татарстанга тугыз кеше Франциядән, җидесе Санкт-Петербургтан кайткан. Бишәр кеше Куба һәм Швейцариядән кайткач корнавируска уңай тест алган, дүрт сәяхәтче Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә йоктырган. Өчәр кеше — Доминикана, Германия, Испания һәм Төркиядән, ә ике турист Сочи һәм Таиландтан авырып кайткан.

Республиканың тагын 20 кешесе башка торак пунктларда булган.

Шулай итеп, 50 кеше чит илләрдән, Россиянең башка субъектларыннан 76 кеше авыру алып кайткан. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100