news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яркәева: Даруханәләрдә сатылырга тиешле дарулар булу-булмавы көн саен тикшерелә

Моңа кадәр даруханәләрдә препаратларның һәм хастаханәләр өчен кирәкле даруларның булуы ай саен контрольдә тотылган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муниципалитетлар даруханәләрдә булырга тиешле препаратлар ассортименты булу-булмавын көн саен күзәтеп тора. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Даруларның булуын көн саен күзәтеп, мониторинглап баралар», — диде ул. Моңа кадәр даруханәләрдә препаратларның һәм хастаханәләр өчен кирәкле даруларның булуы ай саен контрольдә тотылган.

Кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле препаратларга, тәэсир итүче матдәсенә карап, 51 атамалы берничә мең төрле дару кертелә. «Ранитидин исемле препарат булмаса да, аның аналоглары бар», — дип ышандырды Фәридә Яркәева.

Министр урынбасары импортны алмаштыру программасы гамәлдә булуын әйтте. Фармацевтика базарының 61,5 процентын безнең ил дарулары биләп тора. Кеше гомере өчен бик кирәкле даруларның яртысыннан артыгын тулаем Россиядә җитештереп була, дип саный ул.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, андый даруларның бәясен дәүләт билгели, төбәкләрдә даруларны күпләп һәм берәмләп сатуга өстәмәләр билгеләнергә мөмкин. Даруханәдә дә кеше дару күпмедән сатылырга рөхсәт ителгәнен сорый ала. Ә калган даруларга бәя ирекле куела һәм ихтыяҗга карап билгеләнә.

Министр урынбасары әйтүенчә, бер чит ил дә дару белән тәэмин итмәячәген әйтмәгән. «Кайбер фармкомпанияләр үзләре үк Россиягә мөһим препаратларны кайтарачакбыз дип хат юлладылар», — диде. Ул, шулай ук, күп кенә чит ил компанияләренең Россия территориясендә дә заводлары булуын әйтте. «Алар Россиядә яңа технологияләр буенча заводлар ачуга күп инвестиция кертте, билгеле, ул заводлар эшен туктата алмый», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100