Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Узган тәүлектә 2 457 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«16 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 14, Чаллыда — 11, Чирмешән районында — өч, Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 195 очрагы ачыкланган, 15 957 кеше терелгән.
119 478 кеше (шуларның 2 457се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. Аларның 75 720се вакцинаның икенче дозасын да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз