news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавирус пандемиясе тәмамлануының якынча вакытын атады

Белгеч Җир шарында коронавирус пандемиясенең тагын бер сезонга озайтылу мөмкинлеген дә исәптән чыгармады.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Яңа Cоvid-19 тибындагы коронавирус пандемиясе, иң яхшы очракта, җәй көне тәмамланачак, ә иң начары – киләсе кышкы сезонга кадәр сузылачак. Бу хакта вирусолог, Ерак Көнчыгыш федераль университетының биомедицина мәктәбенең микроорганизмнар Экология лабораториясе мөдире Михаил Щелканов НТВ телеканалында «Крутая история» тапшыруында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Белгеч Җир шарында коронавирус пандемиясенең тагын бер сезонга озайтылу мөмкинлеген дә исәптән чыгармады. Вакыйгаларның мондый үсеше Кытайның АКШ һәм Европа Союзыннан үз чикләрен ябачагына китерәчәген фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100