news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидның авыр формасы белән хастаханәгә салынган пациентлар саны арта

Битлек режимын, социаль дистанция саклау һаман да мөһим таләп булып кала, дип искәртте Владимир Жаворонков.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясенең уртача һәм авыр формасы белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Инфекция йоктыручылар саны кимесә дә, безне бер факт борчый. Пациентлар азаюга да карамастан, авыр формадан интегүче пациентларның берникадәр артуы күзәтелә», - дип искәртте спикер.

Жаворонков билгеләп үткәнчә, Covid-госпитальләр ачылган хастаханәләрнең баш табиблары киңәшмәләрдә элегрәк күпчелек пациентларның өйдә дәвалануын, бүген исә уртача һәм авыр форма белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын искәртә.

«Әлеге фактор “Covid бетте, хәзер ул юк” дигән сүзләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Битлек режимын, социаль дистанция саклау һаман да мөһим таләп булып кала», - дип сүзен төгәлләде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100