news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог 2022 елда коронавирус пандемиясенең тәмамлану мөмкинлеген бәяләде

Прививка ясаткан гражданнар инфекцияне актив таратучы булмаячак, әмма аларның башкаларга вирус йоктыру ихтималы бар.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе пандемиясе чыннан да бер елдан соң бетәргә мөмкин, моның өчен бөтен алшартлар да бар. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк вирусологы Анатолий Альтштейн фикеренчә, прививка ясаткан гражданнар барлык иминлек чараларын да (битлек кию, дистанция саклау) үтәгән очракта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының фаразы чынга ашарга мөмкин. Кеше күп җыелган урыннарда үзеңне бу рәвешле тоту Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Япония кебек илләрдә яшәүчеләр өчен инде күптән гадәти хәлгә әверелде.

Пандемиянең тиз арада тәмамланачагына комачаулаячак төп куркыныч – прививка ясаткан гражданнарның санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозуы.

«Вакцинация узган кешеләр психологик сәбәпләр аркасында санитар-эпидемиология кагыйдәләрен санга сукмый башларга мөмкин. Аларның үз-үзен иркен тотуы, вакцинаны бөтен бәладән коткара торган дәва, прививка ясаткан икән, димәк, куркынычсызлык 100 процент гарантияләнгән дип уйлавы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дип искәртте Альтштейн.

Ул билгеләп үткәнчә, прививка ясаткан гражданнар инфекцияне актив таратучы булмаса да, аларның башкаларга вирус йоктыру ихтималы бар.

«Вакцина — эпидемиягә каршы яхшы һәм нәтиҗәле чара», - дип сүзен төгәлләде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100