news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17 819 тапкыр куелган.

Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«28 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (19 кеше), 30-50 (11 кеше) һәм 70-80 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда — 18, Чаллыда — 12, Яшел Үзән районында 8 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар Татарстанның 15 муниципаль берәмлегендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 17 819 тапкыр куелган, 14 336 кеше (шулардан 103 кеше узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100