Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин
Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Яз көне Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. мөмкин, тик аны Covid-19ның өченче дулкыны дип атау дөрес булмас иде. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РБК.
«Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм. Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», — дип белдерде белгеч.
Тимаков сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет җитәрлек түгел, Covid-19дан вакцина аз ясаталар. Өстәвенә, пандемия башында чирләгән кешеләр дә кабат авырый башлау ихтималы бар.
Вирусолог Алексей Аграновский, МДУ профессоры, үз чиратында, җәй көне Covid-19 яңа очраклар саны кимиячәк, әмма көзен ул янә үсәчәк, дип билгеләп үтте. «Коронавирус гадәти респиратор вируслы авыру кебек», — дип аңлатты ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз