news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар

Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган балаларның яртысында дүрт ай дәвамында һичьюгы бер симптом булса да сакланган.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә глобаль тикшеренүләр институтыннан (Рим) Пьеро Валентини җитәкчелегендәге Италия, Бөекбритания һәм Россия тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның хезмәте medRxiv.org сайтында дөнья күргән.

Галимнәр коронавирус белән авырган 129 балигъ булмаган бала турында мәгълүмат җыйган. Малайлар һәм кызларның саны бертигез диярлек, пациентлар уртача 11 яшьтә булган.

Балаларның 42 проценты авырый башлаганнан соң дүрт айда терелгән. Аларның өчтән бер өлеше авыруның бер яки ике симптомы күзәтелүенә зарланган, 25 процентында өчтән артык симптом күзәтелгән. Коронавирусны авыр кичергән пациентларда инфекция билгеләре аеруча еш сакланган, әмма ул авыруны симптомсыз кичергән балаларда да очраган.

Коронавирус белән авырган пациентлар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100