Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары буенча антирекорд яңартылган
Узган тәүлектә 348 кешедә ковид табылган.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 348 очрагы ачыкланган. Бу пандемия башланганнан бирле иң югары сан. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары вирусны авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
48 кеше хастаханәгә салынган, 300 кеше өйдә дәвалана, диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 204 кеше ковид йоктырган. Чаллыда — 45, Яшел Үзәндә 13 очрак теркәлгән. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 27 муниципалитетында ачыкланган.
Шулай итеп, 25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 48 873 тапкыр куелган. Татарстанда 38 410 кеше (узган тәүлектә — 108 кеше) коронавирус китереп чыгарган чирдән савыккан.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 365 430 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 884 135 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 8031 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Ә 173 652 кеше ревакцинация узган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, гомумән, Россия буенча ковид диагнозы белән хастаханәгә салу очраклары ике тапкыр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз