news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән авыручылар өчен карантинны 14 көннән 7 көнгә кыскарттылар

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карары нигезендә коронавирус белән авыручылар өчен карантин 14 көннән 7 көнгә кыскартылды.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар өчен хәзер Россиядә карантин 7 көнгә кыскартылды.

25 гыйнвардан Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карары нигезендә коронавирус белән авыручылар өчен карантин 14 көннән 7 көнгә кыскартылды. Бу хакта Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә RT телеканалы.

«Миңа әле генә Анна Юрьевна [Попова] хәбәр итте — Роспотребнадзорның карантинны 14 көннән җиде көнгә калдырып кыскарту турындагы карары Юстиция министрлыгында теркәлгән, һәм шул рәвешле, ул үз көченә керә», — диде Хөкүмәт башлыгы. Мишустин кабинет әгъзалары алдына тагын бер мәсьәләне куйды — моннан чыгып башка карантиннарны, шул исәптән мәктәпләрдәгесен дә кыскартырга кирәк буламы.

Хәзер дөньяда коронавирусның яңа төре өстенлек итә — 32 мутациясе булган B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Бостванада табыла һәм аны грек хәрефе буенча «омикрон» дип атый башлыйлар. Галимнәр SARS-CoV-2 вирусының әлеге төре иммунитеты түбән кеше организмында яисә хайваннардан кабат кешегә йокканда барлыкка килгән булырга мөмкин дип фаразлый.

Әлеге төрдән үлем-китемнәр аз һәм авыручы кеше шактый тиз сәламәтләнсә дә, ул элгәреләренә караганда күпкә йогышлырак, һәм бик тиз тарала.

Идел буе федераль округында коронавирусның әлеге мутациясе теркәлмәгән регион калмады. Татарстанда аның белән 11 кешенең авыруы турында хәбәр ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100