news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Омикрон» белән авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә арта

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында «омикрон» белән авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә артуын әйтте.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа төре белән авыручылар саны балалар арасында да, яшьләр һәм өлкәннәр арасында да арта.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында «омикрон» белән авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә артуын әйтте. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Авыруның артуы барлык яшь төркемнәрендә дә теркәлә. Шул ук вакытта 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында авыруның арту очраклары минималь. Әлегә без өлкәннәребезне яңа вирус белән контактта булудан саклый алабыз, моның өчен берничә карар кабул ителә», — диде Роспотребнадзор башлыгы.

Ул шулай ук узган атна белән чагыштырганда, бу атнада ил буенча авыручылар күрсәткече ике тапкырга артуын әйтте.

«Күп халык яшәгән, элемтәләр тыгыз булган һәм зур транспорт челтәренә ия эре үзәкләр (шәһәрләр) иң беренче чиратта зарарлана», — диде Попова.

Аның сүзләренчә, регионнар арасында авыру күрсәткече буенча Россиядәге уртача күрсәткечтән артып киткән 12 «лидер»ны аерып күрсәтергә мөмкин.

Роспотребнадзор башлыгы шулай ук ешрак 15-17 яшьлек яшүсмерләр һәм 30 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләр авыруына игътибар юнәлтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100