news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда яңа туган балалар үлеме 16 процентка кимегән

Министр Марат Садыйков дөньяга килгән нарасыйлар үлемен киметү юнәлешендә эшне киләсе елда да дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган 2020 елда яңа туган балалар үлеме 16 процентка кимегән.

Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министр Марат Садыйков әйтте. Министр дөньяга килгән нарасыйлар үлемен киметү юнәлешендә эшне киләсе елда да дәвам иттерергә кирәклеген ассызыклады.

Шул ук вакытта, республикада гомуми үлем күрсәткече артса да, Идел буе округы төбәкләре арасында Татарстанда ул иң түбәне. 1 мең кешегә 13,9 промилле нисбәтендә.

2020 елда туу күрсәткече кимегән. 2019 елда 11 булса, 2020 елда - 10,6 промилле. Фаразланган гомер озынлыгы да кыскарган — 2019 елда 74,03 булса, былтыр 72,6 яшь тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100