news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 87 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 538 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 87 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«32 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (23 кеше) аралыгында ачыкланган. Икесе – балигъ булмаган бала.

Казанда — 45, Чаллыда — 6, Нурлат, Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай районнарында – өчәр, Әлмәт, Буа һәм Зәй районнарында – икешәр, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 538 очрагы ачыкланган, 11 950 кеше (шуларның 95е – узган тәүлектә) терелгән.

10 742 кеше «Спутник V» вакцинасын ясаткан, шуларның 1958е икенче дозаны алган. Республикага барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 79,9 проценты файдаланылган) кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100